"Астра" үзәгендә оригами ясау буенча мастер-класс үтте

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Игелек планетасы” белән берлектә оригами ясау буенча мастер-класс үтте.

Чараның максаты балаларга оригами ясарга өйрәтү иде. Үзәкнең уен залында мондый проектлар еш коештырыла. Бу юлы әкияттәге “Ням-ням” героен кызлар һәм малайлар зур теләк белән ясады. Балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне истәлеккә үзләрендә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International