«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Энергетик” мәдәният сараеның иҗат коллективы катнашында өлкән буын кешеләренә хөрмәт көненә багышланган концерт булып узды.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, рәхмәт хисләре, хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөмкинлеген тудыру иде.
Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларны шәһәрнең, республиканың популяр артистлары котлады һәм үзләренең иң яхшы иҗади номерлары белән чыгыш ясадылар. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, игезәкләрнең «Алинә һәм Динә» эксклюзив дуэты, «Рус җыры» конкурсы лауреаты Федор Кузнецов, «Балкыш» һәм «Урал сандугачы» конкурслары лауреаты Илсөяр Зарипова, күп санлы конкурслар лауреаты Рөстәм Фәттахов, «Сердәш» татар сәнгате төбәк фестиваль-конкурсы лауреаты Динара Мусина бар иде.
Тамашачылар концертның рухландыручы һәрбер артистын көчле алкышлар белән каршыладылар һәм үзләренең җылы рәхмәт сүзләрен аларга җиткерделәр.
Чарада 46 кеше катнашты.