Әлки картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче спорт чарасында катнашты

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Александр Крохин Өлкәннәр декадасына багышланган Спартакиадада катнашты. Әлеге чара "Алинә " спорт комплексында үткәрелде.

Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, Александр күптән инде өстәл теннисы белән мавыга. Шуңа да карамастан, мондый чарада ул беренче тапкыр катнашты. Александр сүзләренчә, өстәл теннисы уены уңай эмоциональ кәеф, партнерлар белән танышу һәм аралашу, күзаллауны киңәйтү мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International