Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре "Синең хисләр " дип исемләнгән тренинг дәресе уздырды.
Дөбъяз авыл җирлеге мәдәният йортында инвалид һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр катнашында чара узды. Дәреснең максаты балигъ булмаганнарны эмоцияләрнең төрлелеге һәм үз эмоцияләренә идарә итү күнекмәләре белән таныштыру иде. Тренинг барышында балалар "хисләр" сүзе ни аңлаткан белде һәм тискәре хисләрне ничек үткәрергә кирәклеген төшенделәр.