Минзәләдә Өлкәннәр декадасы тәмамланды

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы ахырында Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортына авыл хуҗалыгы техникумы студентлары бкилде, алар үзләренең концерт программаларын тәкъдим итте.

Интернат-йортта шулай ук медицина көллияте студентлары да кунак булды. Алар Өлкәннәр көненә багышланган искиткеч концерт күрсәтте.

Ә 12 октябрьдә иң яшь артистлар – 8-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунак булды. Алар үзләренең матур чыгышлары - җырлары, биюләре белән әби-бабайларын сөендерде. Өлкәннәр йортының барлык кешеләренә балалар җылы әйберләр, тәм-томнар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International