Хатирәләр дәвалый

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Нурлат районының "Гармония" өйдә социаль хезмәт алучылар белән хезмәттәшлек итү буенча яңа технология кертелде - хатирәләрне дәвалау - "Ретро-терапия".

Технология истәлекләрне барлау, тормышның уңай мизгелләре турында сөйләшүдән, үткән еллардагы фотосурәтләрне караудан, яшьлек җырларын җырлаудан гыйбарәт. Мондый алым өлкән гражданинның тормышын эмоциональ рәвештә хисләндерә, эмоциональ һәм интеллектуаль комфортка китерә, депрессиядән коткара. Хатирәләр өлкәннәргә шатлык һәм күңел күтәренкелеге бирә.

Бүлекчә белгечләре Ирек Алишев янында булып кайтты. "Минем хәтирәләрем кыйммәтле шкатулкадагы кебек саклана. Аны ачуга, ул сине узган көннәрдә үк кайтарачак", - диде Ирек Исхак улы.

Ул хатирәләре белән уртаклашты, фоторәсемнәрен күрсәтте, хәтта яшьлек көйләрен дә уйнады. Үз тормышы хакында сөйләде...

 Олы яшьтә булуга карамастан, Ирек абый бетмәс-төкәнмәс энергия саклый. Китаплар, газеталар укый, яңалыкларны күзәтеп тора, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, халык медицинасы рецептларыннан файдалана.

Очрашу ахырында Ирек Исхак улы күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен белгечләргә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International