Чирмешәндә психолог һәм ком терапиясе

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

10 октябрьдә Чирмешән районының Иске Элмәле авылында "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы А.Гыйләҗева ком терапиясе кулланып коррекция дәресе уздырды.

Бу гадәти булмаган техника, аның ярдәмендә бала миниатюрада комнан һәм кечкенә фигуралардан үз дөньясын төзи. Балага күренми торган галәм бирелә, аның эчендә ул үзенең шәхси дөньясын булдыра ала.

Әлеге терапия ярдәмендә бала тынычланырга мөмкин. Комлы уеннар фантазияне үстерә, төп акцент баланың иҗади яктан үз-үзен күрсәтү, шуның аркасында эчке киеренкелек чыгу һәм үсеш юлларын эзләү бара.

Әлеге хезмәтне алырга теләүчеләрне МФЦ бинасында көтеп калалар. Белешмәләр өчен телефон: 2-56-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International