Вакансияләр мини-ярминкәсенең үткәрү нәтиҗәләре

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

10 нчы октябрь көнне Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, анда пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар да катнашты.

Мини-ярминкәдә 5 эш бирүче катнашты: "Шәхси сак предприятиесе "Б.О.Р. – Альянс" ҖЧҖ, "Союзстройсервис "Төзелеш компаниясе"ҖЧҖ, "Шопоголик-РУ Фэшн" ҖЧҖ , Федераль дәүләт унитар предприятиесенең Татарстан республикасы буенча "Элемтә-Иминлек" ҖЧҖ  филиалы һәм "Альянсстроймонтаж" ҖЧҖ. Алар гражданнарга 14 һөнәр һәм белгечлек буенча 63 буш эш урыннары тәкъдим итте: инженер, хисапчы, автомобиль краны машинисты, эретеп ябыштыручы, сакчы, автомобиль йөртүче, сатучы-консультант, сатучы-кассир, товар белгече, штукатур, плиточник-ташчы, балта остасы.

Мини-вакансияләр ярминкәсендә 43 граждан килдеы, шуларның 11 гражданы - пенсия алды яшендәге һәм 7 пенсионер. 8 кеше алга таба эшкә урнашу өчен вакантлы эш урыннарына чакыру алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International