Өлкәннәр декадасы барышында Алабуга картларр һәм инвалидлар интернат-йортта яшәүчеләр котлаулар кабул итеп кенә калмыйча, үзләре дә концертлар һәм күтәренке кәеф белән сөендереп тора.
Шушы көннәрдә "Яхшы сәфәр" проектында алар Мамадыш интернат-йорты һәм Алабуга психоневрология интернатындагы дусларына концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Әбиләр һәм бабайлар алдан концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Алар үзләренең чыгышлары белән өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны активлыкка өндәделәр.