Лев Толстойның 190 еллыгына багышланган чаралар уңаеннан, Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Балачак" әсәрләре буенча чара үткәрелде.
Чара барышында язучының апасы Мария Николаевнаның көндәлекләреннән өзекләр укылды. Аннан соң балалар әсәрләрдән өзекләр укып, презентация күрсәттеләр.
Укучылар классик язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүне кызыксынып тыңлады. Чараны оештыручылар хәзер балалар һичшиксез Лев Толстой иҗатын яратучылар булыр дип ышана.