Хезмәт төбе – сары алтын

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерүр үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Газетадан торбачыклар  үрү” буенча мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты: бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау  сәләтен   үстерү, пөхтәлеккә өйрәнү һәм торбачыклар үрү алымнарының практик сәләтен формалаштыру.

Социаль хезмәт алучылар газета белән үрү әйберләренең тарихы белән танышты. Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм үз куллары белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Эш барышында инструктор ничек кагәзьдән торбачыклар ясарга аңлатты һәм күрсәтте. Кечкенә генә кәрҗин әзерләү өчен 50дән артык торбачык кирәк.

Социаль хезмәт алучылар бик рәхәтләнеп, теләп чарада актив катнашты. Катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашты, аларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшкә сәләтләре артты. Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International