Көз-сихри һәм серле ел фасылы, хатирәләр, шатлык һәм сагыш, бәхет һәм матурлык белән тулы. Табигать көз көне төрле төсләр һәм буяулар белән тулы.
Ветеран, элеккеге фашист концлагерьлары тоткыны Кравченко Антонина Егоровнаның йортында матур чәчәкләр бик күп.
Менделеевск муниципаль районындагы "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучы Антонина Егоровна чәчәк үстерү белән шөгыльләнә.
Антонина Егоровна чәчәк үстерү белән әле күптән түгел генә шөгыльләнәбашлаган, аңа улы Сергей булыша.
"Чәчәкләр – ул шатлык чыганагы һәм күңелгә шифа, яхшы кәеф бүләк итүче сихәт", - ди хуҗабикә.