Минзәлә районының "Тургай" приютында Өлкәннәр көненә багышланган "Өлкәннәрнең мәрхәмәтле йөрәге" дигән бәйрәм чаралары үтте.
Бу бәйрәмдә приютта эшләп килүче Тимурчылар отрядының ярдәмен кабул итүче әбиләр, пенсионерлар чакырылды. Өлкәннәрне котлаулар "Изгелеккә юл" дигән фотоальбомны тәкъдим итудән башланды. Бу фотоальбом бәйрәмгә чакырылган кунаклар өчен көтелмәгән бүләк булды: элекке хезмәттәшләр хезмәт коллективында үткән онытылмас хатирәләрне яңарттылар. Ә приютта тәрбияләнүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре өлкәннәргә җыр-биюләр, уен-көлкеләр тәкъдим итте. Үз куллары белән эшләнгән буләкләр тапшырдылар. Соңыннан, хезмәт ветераннарына профсоюз комитеты исеменнән бүләкләр тапшырылды. Очрашу бәйрәмчә әзерләнгән мул табын артында дәвам итте. Бу бәйрәмдә катнашкан өлкәннәр, шундый куңелле бәйрәм үткәргән өчен, приют җитәкчеләренә, оештыручы тәрбиячеләргә, балаларга рәхмәт сузләре җиткерделәр.