2018 нче елның 9 октябренә республикада 9 915 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.
Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 879 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,22 кеше тәшкил иткән.
Хисап атнасында 615 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 546 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 50 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.