Яңа Чишмә районының "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыяте бүген Яңа Чишмә районының өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кунакта булды.
Алар интернат-йортта яшәүчеләр өчен бик күп күчтәнәчләр һәм яхшы сүз алып килгәннәр. Бу җәмгыятькә иң актив, иҗади, мәрхәмәтле һәм ягымлы хатын-кызлар керә. Алар биюләр һәм җырлар, ә иң мөһиме әби-бабайларыбызга игътибар һәм йөрәк җылысы бүләк иттеләр.