Тәтештә Өлкәннәр декадасы уңаеннан бәйрәм узды

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

5нче октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Олы Шәмәк авылы мәдәният йорты директоры Елена Савелькина һәм Олы Шәмәк авылы мәктәбе укучылары (җитәкчесе Ольга Смирнова)  картлар һәм инвалидлар Тәтеш интернат-йортында  бәйрәм концерты  оештырды.  

Артистлар әби-бабайларга рух күтәренкелеге бүләк итте, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Бу бәйрәм янәшәбездә безнең кайгыртуны һәм игътибарны таләп итүче кешеләр яшәвен даими искә төшерә.

МГББУ Тәтеш урта икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе “Игелекле йөрәк” волонтерлар отряды әгъзалары (җитәкчесе Г.Кондакова)  “Оныклар сәламе” акциясендә катнашты. Алар Олы Шәмәк авылы интернат-йортында яшәүче олы яшьтәге кешеләргә исемле хатлар әзерләде. Волонтерларга Тәтеш муниипаль районы тәрбиягә алынган гаиләләр Ассоциациясе әгъзалары да кушылды. Балалар үзләренең җитәкчеләре белән интернат-йортта яшәүчеләрне олылар көне белән чын күңелдән котлады.

Өлкәннәргә исемләнгән открыткалар тапшырдылар; тәрбиягә алынган гаиләләр Ассоциациясе җитәкчесе Сания Грудцина Сания үз кулы белән ясаган үзенчәлекле курчаклар  бүләк итте. Очрашу җылы атмосферада үтте. Кунаклар чын йөрәктән рәхмәт сүзләре ишеттеләр, яхшы күңелле интернат хуҗалары аларны  тагын кунакка чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International