2018 елның 11 октябрендә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге эшче һөнәрләре буенча буш эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Ярминкә иртәнге 10 сәгатьтә башлана. Ярминкәдә 15 оешмадан кадрлар бүлеге вәкилләре катнашачак: "Универсал" ҖЧҖ ҖКФ, “КАМАЗ” Автомобиль заводы, “Автомобиль юллары оешмасы”, “СодексоЕвроАзия” ҖЧҖ, “КАМАЗ “Логистик үзәге”, “Электроспецсервис” ҖЧҖ һәм башкалар.
Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы эш урыннарын тәкъдим итәчәк:автомобиль йөртүче, авария-төзекләндерү эшләре слесаре, тракторчы, юл эшчесе, буяучы, станок һәм слесарь эшләрен тикшерүче, автомат линияләр һәм агрегат станоклар көйләүче, кассир, официант, пешекче, аш бүлмәсе эшчесе, эш бүлүче, логист, транспортировщик, эшләнмәләр һәм инструментлар комплектлаучы, көчләнеш челтәрләре һәм электр җиһазлары буенча электр монтажы остасы һәм башкалар.
Ярминкәгә килүчеләр оешмалардан килгән кадрлар бүлеге белгечләре белән әңгәмә вакытында вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат ала (эшнең графигы, характеры, квалификацион тәлапләр, эшкә түләү системасы һәм башкалар).