Яр Чаллы мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарга ярдәм күрсәтелә

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәт базарында эшсез гражданнарга социаль җайлашу дәүләт хезмәте күрсәтә.

Хезмәт төркем формасында һәм шәхси формада да күрсәтелә. Проект эшсез гражданнарга мөстәкыйль рәвештә эш табуга ярдәм итүгә юнәтелгән. Шулай ук, эшлекле сөйләшүләр үткәрергә, эш бирүче белән  әңгәмә корырга, үзеңне  тәкъдим итәргә,  актив тормыш позициясен булдыру исәбенә  эш эзләү вакытын  кыскартырга ярдәм итә.

 Төркемле дәресләр атна саен  чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе  көннәрендә үткәрелә.

Дәресләрдә алган теоретик белемнәр, практик күнекмәләр эшсез  гражданнарга эшсезлек шартларына җайлашырга, үзбәяңне  күтәрергә һәм эш эзләүгә омтылышны арттыруга  юнәтелгән.

Мәшгульлек үзәгендә эшсезлек  сыйфатында теркәлгән  гражданнар социаль җайлашу дәүләт хезмәтен алу өчен һөнәри ориентация  һәм һөнәри укыту бүлегенә  216 кабинетка мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International