"Кайгырту" үзәгендә "Көзге уңыш" акциясе

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре 1-10 октябренә кадәр Өлкәннәр декадасы уңаеннан ел саен "Көзге уңыш" дигән хәйрия акциясе уздыра.

Акциянең максаты - социаль ярдәм алучы өлкәннәрне көзнең барлык нигъмәтләре белән тәэмин итү. Кайнатмалар ясауда, яшелчәләр тозлауда булышу, кышкы чорга бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак әзерләү һәм саклауга кую эшләрен башкаруда булышалар. Өйдә социаль хезмәт алучылар канәгать  калды һәм күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International