Әгерҗенең "Наз"ында балаларны олы тормышка өйрәтәләр

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Яшүсмерләрне тәрбияләү, һәр кешенең ,гаиләнең хөкүмәт алдында   беренче урында тора торган бурычы.

Чыннанда гаиләдә, җәмгыятьтә балаларны тәрбияләү, аларга тормышта үз урыннарын табуга ярдәм итү безнең бурычыбыз. “Наз” приютында тәрбияләнүче 12 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен “Үзеңне-үзең булдыр” исемле дәрес үткәрелде.

Бу дәреснең максаты: һәр баланың үзенә генә туры килгән юнәлешне билгеләү, ачу иде. Аларның эчке көч-кодрәтләрен ачу, лидерлык һәм оештыру сыйфатларына бәя бирелде.  Дәрес барышында һәр бала тормышта югалып калмаска, үз өстендә эшләргә кирәклеген аңлады. Нәтиҗәдә һәр бала үзенең киләчәк тормышы турында җаваплы булуын аңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International