Яр Чаллыда "Кояшкай" үзәгендә Өлкәннәр көне узды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә Өлкәннәр көнен билгеләү уңаеннан бәйрәм узды.

8нче октябрьдә тәрбияче В.Зарипова  “Әбиләр белән күңелле” исемле чара уздырды.  Биредә әбиләрнең ижади эшләреннән күргәзмә дә оештырылды. Балалар шат күңел  белән уеннарда катнашты, күргәзмә белән сокландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International