Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр декадасы      

2018 елның 5 октябре, җомга

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр декадасы бик күңелле башланып китте.

2 октябрь көнне район мәдәният йорты артистлары бәйрәм концерты белән котларга килде. Ә алар бездә иң кадерле кунаклар. Матур чыгышлар һәм котлаулар ункөнлекнең яхшы башы булды.

3 октябрь көнне Ленино, Тубылгытау һәм Горшково авыл мәдәният йортларының "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән уртак концерты булды. Баян астындагы җырлар, дәртле Һиндстан һәм татар биюе безнең халык күңеленә хуш килде.

4 октябрь көнне район китапханәсеннән "Йөрәк һәм җан мәңге картаерга тиеш түгел " дигән темага әңгәмә  үткәрелде, лотерея уйнатылды, өлкәннәр турында фильм – ролик күрсәтелде. Шул ук көнне безнең йортта "Аҗаган" яшүсмерләр клубы балалары "Йөрәгеңдә яхшылык булдыр" программасы тәкъдим итте. Алар бездә яшәүчеләрне акварель белән рәсем ясау буенча мастер-класс белән кызыксындылар.

5 октябрь көнне балалар сәнгать мәктәбе укытучылары рәсем ясау буенча мастер-класс оештырды, вокал, бию, баян һәм гитара буенча үзләренең профессиональ осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук бу көнне өлкәннәребезгә котлау сүзләре белән депутат М.Хөснетдинов  ярдәмчесе Диләрә Илгиз кызы да килде. Төштән соң туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әби-бабайларны котлады һәм матур эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International