Шушы көннәрдә Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Шатлык бүләк итегез" хәйрия акциясе узды.
Әлеге акция барышында Өлкәннәр декадасы уңаеннан "Спецстрой" ҖЧҖ җитәкчесе Риф Васиков интернат-йортта яшәүчеләргә музыкаль үзәк бүләк итте. Учреждение хезмәткәрләре әлеге күңелле сюрприз өлкән яшьтәге гражданнарга шатлыклы мизгелләр китерер, төрле чаралар үткәрү өчен ярдәм итәр дип ышана.