Нурлат эш бирүчеләре хезмәт урыннары тәкъдим итәләр

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 5 октябрьндә Нурлат шәһәренең  мәшгульлек үзәгендә   вакансияләр ярминкәсе уздырылды.

Әлеге чарада шәһәрнең 7 оешма “Таттелеком” ААҖ, “Тех-Сервис ЯАҖ,  “Нурлат шикәре" ААҖ, “Заман” ҖЧҖ, “Горстрой” ҖЧҖ, ИП Ларионова Н.И. вәкилләре катнашты.

Алар җыештыручы, штукатур, машина йөртүче, турыдан-туры сатып алу белән эш итүче агентлар, слесарь-төзәтүче, пешекче вакансияләрен тәкъдим ите. Биредәге вакансияләр арасында  пенсия яше алдындагы гражданнар өчен дә ваканты эш урыннары бар иде.

Ярминкәгә  56 эш эзләуче килде. 13 юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International