Мәшгульлек үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 4 нче октябрендә Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан вакансияләр ярминкәсе узды.

Вакансияләр ярминкәсендә шәһәр һәм районның 7 предприятиесе һәм оешмасы катнашты: “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыяте, “Идел буе фанера-мебель комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Яшел Үзәннең фанера заводы” акционерлык җәмгыяте, “Васильево икмәк заводы” акционерлык җәмгыяте, “Яшел Үзәннең силикат кирпеч заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Росгосстрах агентлыгы “Районное” иминият компаниясе акционерлык җәмгыяте һәм "Ак Барс Мед" иминият компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Шулай ук ярминкәдә Санкт-Петербургның “Балтыйк заводы” акционерлык җәмгыяте катнашты.

Эш эзләүчеләргә оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре 55 вакансия, эш бирүче белән әңгәмә узу, шулай ук кадрлар резервына дәгъва кылучылар анкетасын тутыру мөмкинлеге тәкъдим иттеләр.

Чарада 75 кеше катнашты.

Гражданнарга консультация бирү өчен махсуслаштырылган ярминкәгә "Ак Барс Мед" иминият компаниясе филиалы, Татарста Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге, Яшел Үзән шәһәрендәге, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарындагы Россия Пенсия фонды идарәсе, "Рәхәт" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре чакырылган иде.

Катнашучылар эш белән тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләреннән һәм чакырылган белгечләрдән эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультация алды.

Чара Яшел Үзән шәһәренең массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International