Халыкара өлкәннәр көне китапханәдә 

2018 елның 5 октябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Халыкара өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы белән 1нче китапханә филиалында булды.

Бәйрәм очрашуында социаль хезмәт алучылар мөмкинлекләрен һәм үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

Социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерүдә һәм мәдәни-агарту эшчәнлегендә китапханә вәкилләре белән күпьеллык хезмәттәшлек зур роль уйный. Учреждениеләр арасында төзелгән хезмәттәшлек планы социаль хезмәт алучыларның тормышын ямьләндерергә ярдәм итә.

Үзәкнең бию түгәрәгенә йөрүче белгечләр һәм катнашучылар "Илһам" китап  клубы укучыларына, өлкәннәр көне белән котлап, үзешчән сәнгать номерлары күрсәтте.Тамашачыларга татар һәм рус телләрендә башкарылган җырлар, татар биюе, фигуралы вальс бик ошады. Чарада катнашучыларны бәйрәм табынына чакырдылар, анда кунакларны өлкән яшьтәге актив китап укучылар үз бакчалары уңышы  белән сыйлады.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International