Кукмараның "Тылсым" социаль үзәгендә Өлкәннәр декадасы уңаеннан "алтын" ветераннар белән очрашу оештырылды.
Егерме ел эчендә 75 кеше лаеклы ялга чыккан, алар башлыча өйдә социаль ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләр. Әлеге очрашуның максаты элеккеге коллегалар белән очрашу, ди проект авторлары.
Ветераннарга бәйрәм концерты оештырылды, аны Кукмара музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары тәкъдим итте. Бәйрәм табыны янында чәй әзерләнде һәм өлкәннәргә тәм-томнар тутырылган пакетлар да таратылды.