Әлмәттә өлкәннәр белән очрашу

2018 елның 5 октябре, җомга

Бүген, 5  нче октябрендә, Әлмәт  мәшгульлек үзәге вәкиле социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылган өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты.

Очрашуда пенсия белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, инвалидлыкны рәсмиләштерү, реабилитацияләүнең техник чараларын алу, эшкә урнашу мөмкинлекләре һ. б. мәсьәләләр буенча сөйләштеләр.

Очрашу барышында ике кеше мәшгульлек хезмәте вәкиленә вахтер һәм хезмәтне саклау буенча белгеч буларак эшкә урнашу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече мөрәҗәгать иткән гражданнарга вакансияләр турында мәгълүмат бирде, шулай ук мәшгульлек хезмәте тарафыннан ай саен үткәрелә торган вакансияләр ярминкәсенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International