“Астра” үзәгендә “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу” профилактик әңгәмә узды

2018 елның 5 октябре, җомга

Алабуга “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу” дигән профилактик әңгәмә үтте.

Әлеге дәреснең максаты яман гадәтләргә каршы көрәш һәм танып белү кызыксынуларын үстерү, балаларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында күзаллауларын формалаштыру.

Чарада 20 мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм 3 әти-әни катнашты. Дәресне тәрбиячеләр Исхакова Татьяна һәм Самойлова Гөлчәчәк әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International