"Наз"да тәрбияләнүчеләр Толстой иҗатын өйрәнә

2018 елның 5 октябре, җомга

Әгерҗенең “Наз” приютында тәрбияләнүче балаларны Красный Бор авыл китапханәсе колач җәеп каршы алды.

Китапханәче Ямалиева Валентина  балаларга Л.Н.Толстойның юбилее уңаеннан “Л.Н.Толстой балаларга!” исемле дәрес һәм күргәзмә оештырды. Ул балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты, әсәрләре һәм китаплары белән таныштырды,аларга презентация күрсәтте.  Шулай ук “Толстойның тормыш һәм иҗат юлында яхшылык кануннары”исемле викторина уздырды.Балалар бу дәрестән бик канәгать булып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International