Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә бәйрәм чаралары оештырылды

2018 елның 5 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы уңаеннан республиканың комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә тәмле чәй өстәле янында очрашулар уза.

Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль карамакта булган өлкәннәр белән тугәрәк өстәл артында очрашулар үткәрде.

Чәй табыны янында өлкәннәребез үзләренен үткән тормышларын искә алып кәефләрен күтәрде, оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Халыкара өлкәннәр көне бәйрәме бөтен дөньяда ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу игелекле һәм якты бәйрәм. Халыкара өлкәннәр көнендә бөтен игътибар өлкән буын кешеләренә: әби-бабайларга,  олы яшьтәге күршеләргә, эш буенча өлкән коллегаларга юнәлтелә. Халыкара  өлкәннәр  көне елдан-ел уңай якка үзгәрә  бара. "Өлкән яшьтәге кешеләр" дигән билгеләмә кимсетү булудан туктады, ә аларга ярдәм исә адреслы һәм юнәлешле була башлады.

3 октябрь көнне Биектау муниципаль районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Шәпше, Айбаш, Алан-Бәксәр авылларында социаль хезмәт алучылар өчен чәй өстәле оештырдылар. Шулай ук концерт та тәкъдим ителде.

Социаль хезмәт алучылар аларга күрсәтелгән игътибардан канәгать калды. Чәй  өстәле артында вакыт сизелмичә үтеп китте һәм аларның һәркайсы көндәлек проблемаларын онытып тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International