Халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклауның төп ысулларын өйрәнү максатыннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта персоналның эш алымнары буенча дәрес үткәрелде.
Хезмәткәрләрне "Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында" федераль законның төп аспектлары белән таныштыру буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Минзәлә муниципаль районы буенча ГО өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Надежда Ботова үткәрде. Белгеч "Кешеләрне вакытлыча урнаштыру пункты" төшенчәсенең әһәмиятен аңлатты, куркыныч сигналы булгач, нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләде.