Казан халыкны социаль тәэмин иту узәге психологлары укучыларны БДИга әэерлиләр

2012 елның 3 апреле, сишәмбе

Казан халыкны социаль тәэмин иту узәге хезмәткәрләре "БДИга психологик әзерлек" группа дәресләре курсын тәмамладылар.

Гаиләгә hәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары 173нче урта мәктәп ярдәме белән мондый 5 тематик очрашулар уткәргән.

Бу дәресләргә күп балалы, тулы булмаган гаиләле hәм  "куркыныч группа"да булган гаиләдә ускән 9нче hәм 11нче классларда укучы 32 бала килде. Монда балаларга үзләрен психик-эмоциональ хәлләрен кулда тоту hәм стабильләшү ысулларнына өйрәттеләр. Моннан тыш, киләчәк абитуриентлар  максат юшәлешенә hәм үз көчләрен нәтиҗәле планлаштыру осталыгы белән таныштылар.  Шулай ук чыгарылышчылар белән бу дәрес психологик диагноз кую, төзәтү-үстереш эшен, куркуны hәм борчуны искәртү эшен үз эченә алган.

Белгечләр мондый курслар укучыларны көн-күрештә психик-эмоциональ киеренкелеген, куркуны җиңү ысуллары белән танышу, шулай ук үз көчләренә ышанырга өйрәтү өчен багышланган булуын ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International