Музыка белән дәвалау: "Изгелек" үзәгендә тернәкләнүчеләр орган залында булдылар

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары шәһәребезнең орган залында "Беренче кичә. Вивальди Эффекты. Моцарт Эффекты" дигән музыкотерапиядә катнашты.

Чараның максаты: социаль адаптация вакытында авыруларны җиңәргә ярдәм итү, күңел күтәренкелеген  яхшырту иде.

Музыкотерапия - ул музыка белән дәвалау. Ул җанга, тәнгә тынычлык бирә һәм нур, матурлык, сәламәтлек өсти.

Безнең социаль хезмәт алучылар моң дөньясына күмелеп, Моцарт музыкасы һәм башка бөек композиторлар иҗаты белән хозурланып, Игорь Лерман Камера оркестры концертында  музыка тыңладылар. Бу авторларның көйләре уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеген һәм кәефне яхшыртуга йогынты ясый торган күңелле истәлекләр, ассоциацияләр булдырырга сәләтле икәнен, алар  үзләренең хис, тойгылары аша белделәр. Проектта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International