Түбән Кама районы "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Буыннар бәйләнеше" бәйрәм чарасы узды.
Кунакларга – элеккеге хезмәткәрләргә, ә хәзер пенсионерларны үзәк директоры Татьяна Мыльникова тәбрик итте. Барлык хезмәткәрләр исеменнән кунакларны бәйрәм белән котлады, озак еллар намуслы хезмәте, бай тормыш тәҗрибәсе өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм уңаеннан бәйрәмдә катнашучыларга шигырьләр укылды, видеопрезентация күрсәтелде, күңелле уеннар үткәрелде.
Бәйрәм концертыннан соң өлкән яшьтәге кешеләр өчен чәй өстәле әзерләнгән иде.