Бүген Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Өлкәннәр декадасы буенча шәһәр һәм районның иҗтимагый оешмалары һәм предприятиеләре рәисләре белән түгәрәк өстәл узды.
Очрашуда Лаеш үзәк район хастаханәсе, пенсия фонды, күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлек бүлеге, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча идарәсенең 8нче филиалы вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында стационарда дарулар белән тәэмин итү, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Комплекслы үзәк директоры катнашучыларны "Өлкән кеше өчен кабул итү бүлмәсе " проекты һәм "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" стационар технологиясе белән таныштырды.
Соңыннан ветераннар хәрәкәте активистларына Ирек Богуславский исеменнән көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылды.