Хәзерге заман кешесенең тормышын көләмичә күз алдына да китереп булмый. Юмор кәефне күтәрә генә түгел, ә күңел күтәренкелеге дә бирә, стрессларны һәм проблемаларны хәл итәргә булыша.
Менә икенче ел инде Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре "Көлү – бу җитди эш!" проекты оештыра.
Учреждение "Хастаханә клоуннары" коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән хезмәттәшлек итә, аның вәкилләре интернат-йортның даими кунаклары. Балалар җырлар һәм шигырьләр, дәртле биюләр башкара, мәзәкләр сөйли һәм фокуслар күрсәтә.
Күңелле артистлар чыгышыннан соң биредә яшәүчеләрнең кәефләре күтәрелә.