Минзәләдә яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре "Веста" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә хәйрия акциясе уздырды.

Бу акциянең инициаторлары - Луиза Токарева һәм Юлия Яппарова.

Шулай ук Өлкәннәр декадасы уңаеннан Минзәлә районында "Тормышның алтын көзе" бәйрәм концерты оештырылды. Аны шәһәрнең өлкән яшьтәге гражданнары да тамаша кылды. Тантанада гаиләгә тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге Д.Зарипов та катнашты.

Район хакимияте җитәкчелеге хөрмәтле кунакларны бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International