4 нче октябрьдә "Наз" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Әльмира Газизова Балтач үзәк хастаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән "Могҗиза көткәндә" дигән тренинг дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты - катнашучыларга, ана һәм баланың психологик бердәмлеге, бәйләнеше турында аңлатма бирү.
Дәрестә 4 йөкле хатын-кызга "Могҗиза туу" дип исемләнгән лекция, "Мин моны булдыра алам" дип аталган төркемле дискуссия, "Водопад" рефлекциясе үткәрелде. Дәрес ахырында түгәрәк буенча нәтиҗәләр турында фикер алыштылар һәм саубуллашу булды.