Алиментлар түләү мәсьәләсе буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне нәтиҗәләре

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2 октябрьдә Казанда һәм Татарстан районнарында алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү узды.

Кама Тамагы районындагы социаль яклау бүлегендә ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү темасына беренче бердәм кабул итү көне оештырылды.

Утырышта социаль яклау бүлеге, суд приставлары, адвокат һәм башка хакимият органнары вәкилләре катнашты. Ярдәм сорап ике гаилә мөрәҗәгать итте.

Шулай ук, Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алимент түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Үзләрен борчыган сораулар белән районнан 3 кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Э. Ризванова җитәкчелегендә, суд приставлары, прокуратура, социаль яклау һәм халыкның мәшгульлек үзәге вәкилләре килгән халыкка консультация ярдәме күрсәтте.

Халыкны кабул итү барышында гражданнарның һәрбер мөрәҗәгате аерым каралды, аларга шәхсән киңәшләр бирелде. Кайберләре, алимент түләүдән качып йөрүчеләргә мөнәсәбәттә күрелә торган чараларны махсус карау өчен, суд приставларына чакыру алды.

Югары Ослан муниципаль районындагы “Өмет утравы” социаль  хезмәт  күрсәтү үзәгендә дә   лимент  сораулары буенча гражданнар кабул итү булып узды. Бу чара үсмерләр яшәүче гаиләләрдә, алимент  алмаучы  ата-аналар өчен оештырылды.

Кабул итү вакытында алимент бурычлары буенча 2 кеше мөрәҗәгать  итте. Сорау бирүчеләрнең беренчесе үзе килде, икенчесенә  контрольдә тотучы белгечләре телефон аша сорауларына җавап алды. Бу хатын-кызларга алиментлар алу өчен ничек гариза бирүнең тәртибе аңлатылды.

"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында  түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне оештырылды. Консультация сорап тәрбиягә бала алган әни кеше мөрәҗәгать итте.

Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Барлыгы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче һәм элеккеге ирләре алимент түләмәүче 20 хатын-кыз белән консультация үткәрелде. Барысына да килеп туган мәсьәләләрен чишү юллары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International