Әгерҗе мәшгульлек үзәгендә өлкәннәр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Әгерҗе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкәннәр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.

Чараның максаты өлкән яшьтәге гражданнарның нинди эшкә урнашырга теләүләре һәм мөмкинлекләрен ачыклау иде. 

Вакансияләр ярминкәсенә килүчеләрне алдан сораштыру күрсәткәнчә, пенсия яшендәге күп кенә гражданнар вахтер, каравылчы, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы кебек һөнәрләр буенча эшкә урнашырга тели.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге гражданнарга район оешмаларында булган вакансияләр турында консультация бирү хезмәтләренә ихтыяҗ зур. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бу юнәлештә эшне дәвам итәргә планлаштыра

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International