Министр урынбасары Клара Таҗетдинова гаиләгә тәрбиягә алынган өлкән кешене бәйрәм белән котлады

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинов Әлмәт районында гомер итүче Наҗия Мәҗитованы Өлкәннәр көне белән котлады.

Котлауда Әлмәт муниципаль районы Советы аппаратының җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Кадрия Гыйматдинова, Сөләй авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Рәмилә Әхмәдишина да катнашты. Гаиләгә тәрбиягә алынган  Наҗия Мәҗитовага бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырдылар.  Ә гаилә ярдәмчесе Зөлфия кунакларны мул итеп әзерләнгән чәй табыны белән каршы алды.

Гаиләгә өлкәннәрне тәрбиягә алу проекты 2018 елның 30 гыйнварында башланды.  Ярдәмче Зөлфия Талибуллина  – бик киң күңелле кеше, ул Наҗия Садриевнаны үз әнисе  кебек яратып карый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International