"Наз" приютында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре өйрәтелә

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

"Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк" - бу гадәти гыйбарә үзенең актуальлеген югалтмый, бигрәк тә сүз балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында барганда.

Нәкъ менә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшьендәге балаларның куркынычсызлык тәртибенең төп күнекмәләренә нигез салына, тормышка һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләнә. 2018 елның 2 октябрендә "Наз” приютында гадәттән тыш хәлләрнең хезмәткәрләре һәм приютта тәрбияләнүчеләр арасында МЧС хезмәткәрләре катнашында өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.

15.20 сәгатьтә хәвеф төймәсе сигналы буенча оператив рәвештә балаларны приют территориясенә чыгару оештырылды. Приют хезмәткәрләренең грамоталы һәм яхшы ййрәнелгән гамәлләре нәтиҗәсендә 30 бала һәм 10 хезмәткәр бинадан имин эвакуацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International