Лениногорскның  "Исток-Башлангыч"  үзәгендә “Күңелле старт” эстафетасы үтте

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

1 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан Лениногорск “Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ЛФК инструкторы Аврашкина Данира “Күңелле старт”  эстафетасы уздырды.

Әлеге спорт чарасында социаль тернәкләнү алучы олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар катнашты. Алар эстафетада бик зур кызыксыну һәм теләк белән катнашты. Чара азагында бердәмлек җиңде.

Катнашучыларга мактау граматалары тапшырылды. Чараның  максаты итеп өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксындыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International