2 октябрьдә Казанда һәм Татарстанның барлык районнарында балигъ булмаган балаларга ата-аналар тарафыннан алимент түләнмәгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү җәһәтеннән Бердәм кабул итү оештырыла.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр Эльмира Зарипова кабул итәчәк. Шулай ук Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле, Казан районнары администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарларының катнашуы планлаштырыла.
Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт.
Башлана 14.00 сәгатьтә.