Республиканың ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Татарстанның Әгерҗе һәм Зәй районнары предприятиесендә өлешчә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарылды.

Шулай итеп, Әгерҗе муниципаль районының "Водоканал" ҖЧҖ 36 хезмәткәренә 798,9 сумлык бурычын кайтарды.

Зәй районының "Регионстрой" ҖЧҖ 1 хезмәткәренә 99,0 мең сум хезмәт хакы буенча әҗәтен түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International