Минзәләдә инвалид бала тәрбияләүчеләргә ярдәм күрсәтелә

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бүгенге көндә социаль эштәге иң актуаль проблемаларның берсе булып инвалид баласы булган гаиләләр белән эшләү проблемасы тора. Инвалид балалар-гражданнарның иң йомшак категорияләренең берсе. Үсеш үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләү гаилә әгъзаларының барысы өчен дә авыр сынау булып тора.

Инвалид балаларның әти-әниләре даими рәвештә стресс кичерә. Мондый бала туганда гаиләнең яшәү рәвеше тулысынча үзгәрә. Нигездә, баланы карау авырлыгына әнигә төшә. Баланы тәрбияләү аның бөтен вакытын алып тора, аралашу даирәсе кискен кими.

Минзәлә районында 133 инвалид бала исәпләнә, 15 гаилә III дәрәҗәдәге инвалид балаларны тәрбияли. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар булып 15 гаилә тора, шуларның 9ы өйдә хезмәт күрсәтә, 6сы – ярымстационар формада.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International