Аек Россия – сәламәт милләт

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Эчкечелек - бүгенге Россиядә бик җитди мәсьәлә. Бөтенроссия аеклык көне тагын бер тапкыр россиялеләрне сәламәт яшәү рәвешенә һәм алкоголь кулланудан баш тартырга чакыра.

Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре дә әлеге уңайдан читтә калмады. "Аек Россия – сәламәт милләт", дигән чаралар циклы оештырдылар. Биредә әңгәмә, блиц-сораулар, экспресс-викториналар уздырылды. Очрашулар вакытында Россиядәге статистик мәгълүматларны да яңгыраттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International