11 сентябрьдә аеклык көне билгеләп үтелә

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген "Богородский рай" үзәгендә Бөтендөнья аеклык көне уңаеннан берничә чара оештырылды.

Спиртлы эчемлекләргә бәйлелек - хәзерге заман дөньясының иң киң таралганы афәте. Әлеге бәйлелек коточкыч нәтиҗәләргә китерә. Адәм баласын, шәхес булудан туктата, гаиләләр таркала.

Бу бәйлелектән арасында яшүсмерләр, яшь хатын-кызлар һәм ир-атлар еш очрый. Алкоголизм белән көрәшү өчен бюджеттан шактый күп суммалар бүлеп бирелә. 

Минзәләнең социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә психолог Наталия Кудряшова бу темага түгәрәк өстәл оештырды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар психологик күнегәләр ясады, тезислар узды, сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекле якларын барладылар.

Мондый әңгәмә Әлки картлар һәм инвалидлар йортында да оештырылды, Анда 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International