Эльмира Зарипова алимент сораулары буенча гражданнар кабул итте

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген Казан һәм Татарстан районнарында балигъ булмаган балаларга ата-аналар тарафыннан алимент түләнмәгән гаиләләргә  ярдәм күрсәтү җәһәтеннән бердәм кабул итү оештырылды.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алимент мәсьәләре буенча буенча гражданнарны кабул иттте. Чарада Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары  Әнвәр Закиров та катнашты.

"Без беренче тапкыр мондый киң масштаблы кабул итү оештырдык, Кабул итүләр бөтен Татарстан буйлап узды", - диде министр Эльмира Зарипова. Аның фикеренчә, бүген мөрәҗәгать иткән гражданнарның  мәсьәләләре канун нигезендә каралачак. 

Мондый темактик очрашулар республикада һәр айның беренче сишәмбесендә уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International